2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы Icon-more

"Мин һәм бадминтон" бәйгесендә катнашучыларны спорт йолдызларыннан ...
2014.04.1617.43

23-27 апрельдә Казанның Гимнастика үзәгендә Бадминтон буенча Европа чемпионаты узачак. Аңа кадәр "Мин һәм бадминтон" дигән бәйге игълан ителде. Танылган спортчылар автографы белән призлар алырга теләүчеләрны катнашырга чакырабыз. Аның өчен "Мин һәм бадминтон" дигән темага оригиналь фото эшләргә һәм аны Instagramда #bdmkzn2014 хэштегы белән урнаштырырга, аннан турнирга килергә кирәк.

Илдар Халиков Универсиада нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшырды
2014.04.1517.58 Фотоальбомны карарга

Бүген, 15 апрельдә ТР Хөкүмәт йортында Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында ирешкән уңышлар өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Тантананы ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Казанда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча 2016 елгы ДЧ узачак
2014.04.1515.55

Казан чираттагы тапкыр дөньякүләм спорт чаралары өчен барлык шартлар да тудырылган шәһәр статусын раслады. Бүген Россиянең спорт башкаласы 2016 елда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты кабул итәчәге билгеле булды. Әлеге карар Дакардагы (Сенегал) Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе советы утырышы кысаларында кабул ителде.

Казан спорт буенча янә алда!
2014.04.1017.14

Sport Business International журналының дөньяның эре шәһәрләренең зур спорт чаралары уздыру өлкәсендәге хезмәтләрен билгеләү буенча дәрәҗәле премия тапшыру кысаларында Казан шәһәре "Ел ачышы" дигән номинациядә бүләккә ия булды. Бүләкләү тантанасы Төркиянең Белек шәһәрендә узды, анда иртәгә, 11 апрельдә Sport Accord халыкара конвенциясе төгәлләнә. Мондый дәрәҗәле премиягә Казан тарихтагы иң яхшы Бөтендөнья студентлар Уеннары - 2013 елгы Универсиада уздырган һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге башка спорт проектларын оештырган һәм үткәргән өчен иреште.

Казан дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа спорт ярышларына әзерләнә
2014.04.1014.00

6-9 апрельдә Төркиянең Белек шәһәрендә барган Sport Accord конвенциясе кысаларында "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыров халыкара спорт федерацияләре башлыклары белән очрашты.


Уеннар турында фикерләр

Фотогалереялар Icon-more

Видео Icon-more

Цитаты Icon-more

Churikova

Яна Чурикова
Посол Универсиады 2013, тел...

«Волонтер – это то, чему научиться нельзя. Это внутренняя потребность понимать, что ты на этой пл...


Sharafutdinov

Максим Шәрәфетдинов
2013 елгы Универсиада ил...

«Универсиада тәмамлангач моңсу булып китте. Казан үзгәрде, яңарды, матурайды»



Kazan2013-minib-conffisu-001-tat
Kazan2013-minib-visitors-003-tat
Kazan2013-minib-culture-002-tat

Кызыклы фактлар Icon-more

Filled_dsc_0867

Универсиадага 1350 дән артык журналист, 1711 телерадиотапшыручы аккредитация узган иде.

Казанда һава торышы

+10 °C аяз

Җил: көньяк-көнбатыштан, 1.79 с/м
Дымлылык: 47.0%